Татар китабы йортында яшь музыкант Алсу Салихованың иҗат кичәсе узачак
Татар китабы йортында үтә торган музыкаль кичәләр һәм концертлар «Моңлы Йорт» проектына берләштерелә. «Моңлы йорт»ның беренче очрашуы фатирник форматында 28 октябрьдә үтәчәк.
Бу көнне яшь һәм талантлы музыкант, гитарада җырлар башкаручы Алсу Салихованың иҗат кичәсе узачак. Алсу — КФУ студенты, педагог, күп санлы бәйгеләр һәм фестивальләр җиңүчесе, «Бәйрәм» фольклор вокал һәм инструменталь ансамбленең солисты. Алсу 8нче сыйныфтан башлап җырлар яза. Ә өч ел элек ул дусты, скрипкачы Талия Мостафина белән дуэт оештыра. Кичәдә әлеге дуэтның иҗаты белән якыннан танышып булачак. Бу хакта Татар китабы йорты хәбәр итә.
«Скрипка, гитара, вокал — җырларыбызда шуны ишетеп була. Әмма аларны гына түгел: ихласлык, яхшылыкка, игелек һәм мәхәббәткә ышану да бар аларда», – диләр алар җырлары хакында.
Татар китабы йортында узачак кичә 28 октябрьдә, 18:00 башлана.