Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2022

Миләүшә Хәбетдинова: Муса Җәлилдән әле дә тап эзләүчеләр бар

0

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, яшь язучылар әдәби әсәрләрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан татар геройларының каһарманлыгын юкка чыгарырга омтыла.

«Совет әдәбиятында сугыш чоры язучылары яхшы өйрәнелде. Ләкин үзгәртеп кору вакыты килеп җиткәч, бу темага башка караштан караучы белгечләр пәйда булды. Безнең язучылар зур журналларда трагедияләр язып, каһарманлыкны юкка чыгару омтылды һәм ул тукталмый да, чөнки бездә көнчелек дигән милли сыйфат бар. Көнчелекне җиңә алмыйча, даныбызны эзләп, зур шәхесләрне таптарга тырышабыз. Муса Җәлилдән дә тап эзләүчеләр бар», - диде ул сугыш еллары язучыларының батырлыгы турындагы түгәрәк өстәлдәге чыгышында Татар китабы йортында.

Галимә әйтүенчә, татар халкы гына фаҗигале, канлы тарихы белән «мактана» ала. «Сталин системасы белән чагыштырыйк: ике минутта хөкем карары чыгарып, бөтен татар интеллигенциясе юк ителә. Германиядә Муса Җәлил, Гайнан Кормаш төркеменнән озаклап сораштыру үткәрәләр, аларны «дәүләт җинаятьчесе» статусына куеп кына, юк итәләр. Шуның өчен бернинди тап эзләргә кирәкми», - дип саный ул.

«Тап төшерүчеләр җәлилчеләрнең сугышка ничек киткәннәрен белә микән? Алар сугышка беренче булып үз теләкләре белән чыгып киткән. Әмма алар тылда утырмаган, сугышның иң кайнар нокталарында булган. Аларның талантларын күреп, матбугатка язганнар. Безнең күпме зыялыларыбыз сугышка эләгеп, һәлак булган. Шул вакытта, бөек рус язучыларын Татарстанга эвакуацияләгәннәр. Без аларны Чистайда, Алабугада саклаганбыз», - диде ул.

Галимә Гүзәл Яхинаның «Винтовка» хикәясен тискәре мисал буларак китерде. «Яшь язучылар сугыш темасына тотына, әмма бу тема эмоция сорый. Хәзер бу тарихны ясалма итеп күрсәтәләр. Шуңа күрә, әдәбият галимнәре студентларга фронтовиклар, сугышчылар турында дөрес, төгәл мәгълүмат бирсен иде», - диде ул.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net