Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2022

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасы запчастьларына заявканы алдан бирергә өндәде

0

ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасы запчастьларына заявканы алдан бирергә өндәде. Бу хакта ул бүген Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде.

«Ел саен авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр 4,5 миллиард сумлык запчастьлар куллана. 2023 елгы кыр эшләренә яхшылап әзерләнер өчен, техниканы саклауга куеп, хәзердән үк запчастьлар сатып алуга заявкалар бирергә кирәк», - диде министр.

Сыйфатсыз соңга калган ремонт аркасында, быел сезонлы кыр эшләре чорында «Ак Барс», «Красный Восток» агрофирмаларында, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Менделеевск, Чирмешән районнары хуҗалыкларында техника тик торган очраклар ачыкланганын әйтте. «Запчастьларга һәм техника сатып алуга заявкаларны иртәрәк җибәрү турында өндәүләргә карамастан, авыл хуҗалыгы оешмалары безнең киңәшләрне читләтеп узды. Нәтиҗәдә, чәчү һәм урып-җыю сузылды», - диде Марат Җәббаров.

«Запчасть алып кайту буенча быел авырлыклар булды, ләкин бөтен компанияләр, «Татагролизинг» та кайсыдыр ил, таможня аша кайтарту буенча үзләренә юл таптылар. Дөрес, бәяләр кыйммәтләнде, шуңа күрә булган запчастьларга хәзер үк дилер үзәкләренә заявкалар бирергә кирәк», - дип кисәтте министр.

Ул планлаштырылган техниканың да быел бөтенесе дә кайта алмаганын билгеләп узды. «Күрше төбәкләрдән арендага комбайннар алып кайтырга туры килде. Хәзер инде киләсе елга әзерләнергә кирәк», - диде.

«Быел техник һәм технологик модернизация программасы буенча 2019-2020 елларда сатып алынган техникага чыгымнарны кайтару буенча сайлап алулар төгәлләнде. 2022 елда 768,9 млн сум акча түләнгән. Октябрьдә техника сатып алуга 2021 елгы килешүләр буенча чыгымнарны каплауга өстәмә гаризалар кабул ителә. Документлар «Мои субсидии» системасы аша тапшырыла. Бу аграрийлар өчен документлар бирү процессын гадиләштерде», - дип белдерде Марат Җәббаров.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net