Рөстәм Миңнеханов Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе биналары комплексында булды
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе биналары комплексында булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 1882 елда Иске Татар бистәсенең Бишенче Җәмигъ мәчете (хәзерге Галиев) мәхәлләсендә нигез салынган. Аны тәмамлаучылар арасында танылган татар мәдәнияте эшлеклеләре – драматург Кәрим Тинчурин, рәссам Бакый Урманче, язучылар Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, композитор Салих Сәйдәшев һ.б. бар.
1917 елдан соң уку йортын ябалар. Мәдрәсә тарихында яңа этап 1993 елда, тарихи бина дин тотучыларга әйләнеп кайткач башлана, яңадан укулар торгызыла. Бүген «Мөхәммәдия» Россиядә шундый типтагы иң танылган мөселман мәгариф учреждениеләренең берсе булып тора.
2021 елда мәдрәсәнең уку корпусын төзекләндерделәр һәм өстәмә объектлар - тулай торак һәм административ корпус төзелешенә керештеләр. Рөстәм Миңнеханов яңа биналарны карады һәм студентлар белән укытучыларның социаль-көнкүреш шартлары белән танышты.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тулай торагы 54 кешегә исәпләнгән. Бинада 17 торак бүлмә, гражданнарның аз мобильле төркемнәре өчен 3 бүлмә, тренажер залы, үзәзерлек өчен ике сыйныф һәм башка техник бүлмәләр каралган.
Мәдрәсәнең административ корпусында уку сыйныфлары, төшке аш залы, директор, бухгалтерия бүлмәләре, кадрлар бүлеге, архив һәм конференц-зал урнашкан. Административ корпус һәм тулай торак җир өсте кичүе белән тоташкан.
Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, яңа мәдрәсә биналарын файдалануга тапшыру уку бүлмәләренең мәйданын һәм укучыларның санын 1150 студентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.