Чүпрәле районында дүрт объект ачылды
Татарстан Республикасы һәм район көне алдыннан Чүпрәле районында дүрт – шуларның икесе яңа һәм тагын икесе яңартылган объект ачылды. Бу хакта «Туган як» газетасының сайтында хәбәр ителә.
Халык өчен бик кирәкле һәм социаль яктан бик әһәмиятле булган әлеге объектларны ачуда Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин, Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров катнашты.
Иске Ишле урта мәктәбе капиталь ремонттан соң ачылды.Тантанада чыгыш ясаган Илдар Гыйльметдинов белән Шакир Яһүдин да Татарстанда балалар тормышына зур әһәмият бирелгәнлеген билгеләп үттеләр. «Балалар яхшы укысын, заманча шартларда тәрбияләнсен өчен менә шундый төзелешләр дә алып барыла, уку әсбаплары, җиһазлары да яңартыла», - диде алар.
Иске һәм Яңа Задур - 100дән аз гына артык кешесе булган авылда бүген ике өр-яңа объект фельдшер-акушерлык пункты һәм клуб белән китапханәне берләштергән күпфункцияле үзәк ачылды.
«10 елдан артык инде ике авыл халкына фельдшерлык хезмәте күрсәтәм. Әлегә кадәр бер бай йортын клуб итеп үзгәртеп төзегән өйнең бер почмагында халыкны кабул итә идем. Моннан соң инде менә шундый - бөтен уңайлыклары булган бинада хезмәт күрсәтәчәкбез», – диде Румия Залалова.
«Миңа бу клуб иде, дип иске бинаны күрсәткәч, бермәлгә ышанмыйча тордым. Шундый иске бинада мәдәни чаралар, сайлаулар үткәрергә кирәк булган бит... Ә хәзер инде менә яңасы хезмәт итәчәк. Хәерен күрегез!» - диде Илдар Гыйльметдинов, тантанага җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп.
Каракитә авылында Марс урта мәктәбендә 56 укучы укый, Аларга 15 укытучы белем бирә. Алар да быелгы уку елыннан башлап яңартылган, бөтен шартлар тудырылган мәктәптә укыячак, эшләячәк. Бер сүз белән әйткәндә, илкүләм проектлар Чүпрәле районында да эшли һәм халык тормышына уңай яктан үзгәрешләр кертә.