Әлмәт районында Дала Зәе елгасы аша салынган күперне төзекләндерәчәкләр
Әлмәт районында «Әлмәт - Азнакай» автомобиль юлындагы (4-120 чакрым) Дала Зәе елгасы аша салынган күперне төзекләндерәчәкләр. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Реконструкция эшләренә республика бюджетыннан 462,6 миллион сум акча бүленгән. Эшчеләр иске конструкцияләрне сүтеп яңаны куячак, шулай ук вакытлы күпер һәм урап үз торган юл салачак.
Барлык эшләр дә киләсе елның 20 ноябренә төгәлләнергә тиеш.