Татарстанда тугыз елда ятим балаларга 3,3 меңнән артык торак йорт бирелгән
Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2013 елдан 2021 елга кадәр 3 366 торак бина сатып алган. Алар барысы да ятим балаларга наем шартнамәләре буенча бирелгән.
Республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев сүзләренчә, министрлык ятим балалар өчен 600 бина сатып алган, иң күбе Казанга туры килгән.
Шулай итеп, Татарстан башкаласында 420 торак урын сатып алынган, Чаллыда һәм Кукмара районында - унар, Лаеш районында - 72, Лениногорск районында - 1, Түбән Кама районында - 27, Нурлат районында - 6, Саба районында - 4, Тукай районында - 12 һәм Чистай районында - 38.
«Беренче яртыеллыкта махсус торак фондына биш муниципаль берәмлектә 132 торак бина өстәлде. Калганнары буенча килешү төзелгән. Хәзер фатирлар кабул ителә, 2017 елда сатып алынган 91 торак бина алга таба хосусыйлаштыру өчен махсус торак фондыннан чыгарылды», - диде Галиев.