Татарстан Премьер-министры: Зәй районы - авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидерларның берсе
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Зәй муниципаль районында эшлекле сәфәрдә булды. Ул Татарстан вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән урып-җыю кампаниясенең темплары белән танышты һәм аграрийлар белән очрашты.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм механизаторлар белән очрашу Чыбыклы авылы янындагы «Зәй шикәре» агрофирмасы кырында узды. Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов хәбәр иткәнчә, район буенча урып-җыю мәйданы 36,7 мең га тәшкил итә. Бүгенгә игенчеләр 21,4 мең га, ягъни 58 процент мәйданнан уңышны җыеп алган. 105 мең тоннадан артык яңа уңыш җыелган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зәй районы республикада иң югары уңыш алучыларның берсе – гектардан 49,2 ц. Узган атнада шикәр чөгендерен җыя башладылар. Барлыгы 173 мең тоннага кадәр ашлык һәм 468 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алу планлаштырыла.
Районда 8860 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 3800 сыер. 2022 елга фаразлар буенча сөт җитештерү 26,8 мең тонна дип бәяләнә, ит - 1788 тонна.
Агымдагы елда кече хуҗалыкларга субсидияләр 57,3 млн сум тәшкил итә. Җирле крестьян-фермерлык хуҗалыкларында барлыгы 416 баш мөгезле эре терлек (38 сыер), ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 3560 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 1160 баш сыер. Районда шулай ук 44 мини-ферма эшли, аларда 366 сыер бар.
Разиф Кәримов сүзләренчә, урып-җыю белән бергә көзге чәчү эшләре алып барыла. Хуҗалык 15 августтан көзге арыш һәм көзге бодай чәчүгә кереште. Быел көзге культураларга 18 мең гектардан артык җир бирелгән.
Аннары Алексей Песошин «Агросила», «Восток», «Зәй» агрофирмалары, шулай ук АПК өлкәсендә зур предприятиеләр - «Зәй шикәре», «Зәй элеваторы», «Зәй-Икмәк» агропромпаркы, «Зәй» агропромпаркы эше белән танышты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Зәй районы - авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидерларның берсе», дип ассызыклады. «Урып-җыю темплары буенча да, уңыш буенча да сез иң яхшылар рәтендә. Зур агрофирмалар, инвесторлар бар, куәтле эшкәртү җайга салынган. Азык-төлек иминлеге мәсьәләсе бүген беренче планга чыга. Барыгызга да эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Алексей Песошин.
Очрашуда шулай ук районда юл төзелеше һәм социаль инфраструктураны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.