Казан һәм Татарстан Республикасы көнендә җәмәгать транспорты 23.30 сәгатькә кадәр эшли
Казанның җәмәгать транспорты Шәһәр һәм республика көнендә көчәйтелгән режимда эшләячәк. 30 августта маршрутларда хәрәкәт составы санын артырачаклар, шулай ук 20.30 сәгатьтән махсус урыннардан автобуслар җибәреләчәк. Җир өсте транспорты 23.30 сәгатькә кадәр йөриячәк, ә метро элеккеге график буенча - төн уртасына кадәр эшләячәк, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә транспорт буенча комитет рәисе Әмир Сафин.
20.30 сәгатьтә автобуслар пассажирларны ЦУМ янында Мәскәү һәм Сәетгалиев урамы юнәлешендә, «Энергетика университеты» (Декабристлар юнәлешендә), «Яшьләр үзәге» (Кремль дамбасы юнәлешендә), «Цирк» (Батурин урамы юнәлешендә), «Батурин урамы» (Декабристлар юнәлешендә), «Үзәк стадион» (Кремль дамбасы һәм Тукай мәйданы юнәлешендә) тукталышларында көтеп торачак.
Метроның эш сәгатьләре үзгәрмәсә дә, иртәнге сәгать 9 дан 23.30 сәгатькә кадәр хәрәкәт составы саны арттырылачак, ә поездлар арасындагы интерваллар, киресенчә, киметелә.
Сафин искәрткәнчә, поездларның хәрәкәт схемасында һәм графигында үзгәрешләр, шулай ук автобуслар китә торган урынны теләсә нинди транспорт төрендә һәм метро станцияләрендә урнашкан терминалларда табарга мөмкин булган QR-кодлар буенча карарга мөмкин.