Татарстанның сигез районында мәктәпләрне төзекләндерү эшләре тәмамланды
Татарстан Республикасының сигез районындагы мәктәпләрдә төзекләндерү эшләре тәмамланды. Бүген бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Министр Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә шул турыда сөйләде.
Быел республика һәм федераль биш программа кысаларында 119 мәктәпкә ремонт ясау планлаштырыла, бүгенге көндә шуларның утызы яңа уку елында укучыларны кабул итәргә әзер.
Гомумән алганда, эшләр 91 процентка башкарылган. Шул ук вакытта тугыз муниципаль берәмлектә күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән. Алар – Казан, Мамадыш, Әтнә, Әлмәт, Теләче, Әлки, Менделеевск, Кукмара һәм Яшел Үзән районнары, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.