Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Август
2022

Фотограф Солтан Исхаковның Казанда юбилей күргәзмәсе ачылды

0
Фотограф Солтан Исхаковның Казанда юбилей күргәзмәсе ачылды

Казанда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Солтан Исхаковның юбилей күргәзмәсе ачылды. Дәрвишләр бистәсендәге Сәет-Галиев мәдәният сараенда тәкъдим ителгән экспозициядә фотографның 30 еллык иҗаты чагылыш тапкан 80нән артык фотохезмәтен күрергә була.

Фотографны 70 яшьлек юбилее һәм күргәзмә ачылышы белән Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова шәхсән котлады. «Солтан Исхаковның фотохезмәтләре җәмгыятьтәге социаль проблемаларны ача һәм алга таба хәрәкәт итәргә көч бирә. Сез – үз эшегезнең остасы, танылган профессионал. Казанда мәдәни проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган бик күп мәйданчыклар бар: Сәет-Галиев мәдәният сарае, Ленин һәм «Мәскәү» мәдәният үзәкләре... Сезнең иҗади проектларыгызны башка мәйданнарда да күрәсе килә», – дип теләкләрен җиткерде Ирада Әюпова. 

Министр сүзләренчә, мәдәният үзәкләренең бурычы – кешеләрнең сәләтен ачарга, зәвыгын тәрбияләргә, аралашырга шартлар тудыру. «Татарстан электән талантлы фотографлары белән данлыклы. Без аларга фотография сәнгатен танытырга ярдәм итәргә әзер. Киләчәктә грантлар булдырырга планнар бар. Үз һөнәрегезгә тугрылык, профессиональ хезмәтегез өчен без сезгә рәхмәтле», – диде Ирада Әюпова тантанага җыелган фотографларга да мөрәҗәгать итеп.

Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае директоры Валентина Иванова үз чиратында министрга рәхмәт белдерде... Моннан ике ел элек Мәдәният сараенда зур ремонт эшләре башкарылган иде. “Матур биналар гына җитми, иң мөһиме – аларда, Сәет-Галиев мәдәният сараенда кебек, мәдәни тормышның гөрләп торуы”, - диде Ирада Әюпова җавапка.

Солтан Исхаковка ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын һәм хезмәттәшләре исеменнән котлауларны Татарстан Фотографлар берлеге рәисе Рамил Гали тапшырды. Шулай ук Валерий Павлов, Рифхат Якупов кебек танылган фотографлар да хезмәттәшләренә киләчәктә иҗади уңышлар теләп чыгыш ясады.

Республиканың беренче Президенты, бүгенге көндә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе булган Минтимер Шәймиевнең котлау сүзләрен аның ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина укыды. Ул Солтан Исхаков хезмәтләре республиканың эшлекле фотохроникасын тулыландыруга зур өлеш кертүен искәртте. Әйтергә кирәк, күргәзмәдә Минтимер Шәймиев портретын, легендар артист Шәүкәт Биктимиров, латыш фоторәссамы Янис Глейздс, музыкант Дмитрий Бикчәнтәев һ.б. танылган шәхесләрнең фотосурәтләрен дә күрергә мөмкин иде.

Фотограф озак еллар дәвамында Сәет-Галиев мәдәният сараендагы «Казан» фотостудиясен җитәкли. Юбилей белән фотостудия әгъзалары тәбрик итте. Элек «Татарстан» журналында бергә эшләгән хезмәттәләре дә килгән иде. Шулай ук Солтан Исхаковның гаиләсе исеменнән кызы Гүзәл Исхакова чыгыш ясады, ул әтисе белән бик нык горурлануын әйтте.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Искусственный интеллект станет базовой медицинской технологией в Москве


Спорт в России и мире
Москва

Росгвардия обеспечила правопорядок во время футбольного матча «ЦСКА» - «Спартак» в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Прикамье» провело свыше 3 тыс. экологических исследований в I квартале 2024 года





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время движения поездов от Москвы до курортов Черноморского побережья до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Imagine Dragons

Группа Imagine Dragons выпустит новый альбом



Москва

Решение ЦБ РФ по ключевой ставке и укрепление рубля. Обзор финансового рынка от 26 апреля

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net