Qaynar һәм режиссер Илшат Сәетов ясалма интеллект кулланып беренче татарча клип әзерләгән
«Клипның үзенчәлеге – рәсемнәрнең кеше кулыннан ясалмавында. Нейрочелтәр ярдәмендә клип төшерү зур трендка әйләнер», - диде Рәдиф Кашапов.
Qaynar лабораториясенең «Кояшка каршы» клибы Midjourney исемле тексттан рәсемнәр ясаучы нейрон челтәр ярдәмендә ясалган. Бу - ясалма интеллект кулланылып әзерләнгән беренче татарча клип. Мәскәү кино мәктәбен тәмамлаган режиссер Илшат Сәетов нейрочелтәргә биремнәр төзегән һәм монтаж ясаган.
«Нейрочелтәрнең эшләү принцибы шундый: тәкъдим ителгән мәгълүматны ул билгеле бер вакыт аралыгында өйрәнә. Аны гугл-тәрҗемәче белән чагыштырып була. Тәрҗемәченең хаталарын төзәтәбез һәм ул камилләшә бара. Аңлавымча, Илшат иң элек нейрочелтәргә рәсемнәр тәкъдим итте һәм ясалма интеллект үз рәсемнәрен тудырырга өйрәнде», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә музыкант Рәдиф Кашапов.
Җырның текстына нигезләнеп, нейрочелтәргә, биремнәр бирелгән. Клипта мәчет, мәче һ.б. рәсемнәр ясала. «Рәсемнәр бер-бер артлы үзгәреп тора. Шулар нигезендә клип әзерләнде. Нейрочелтәр ярдәмендә клип төшерү зур трендка әйләнер дип уйлыйм. Аны Midjourney платформасында кулланып, ясап була. Аннан һәркем куллана ала», - дип аңлатты ул.
Рәдиф Кашапов әйтүенчә, клипның үзенчәлеге – рәсемнәрнең кеше кулыннан ясалмавында. «Клиптагы рәсемнәрне нейрон челтәре ясады. Бу, бер яктан, сәер кебек тә тоела. Клиптагы рәсемнәр җырга туры килә, шуңа күрә клипны шул форматта чыгарырга ризалаштык», - диде ул.
- «Кояшка каршы» җыры qaynar лабораториясенең 2022 елның апрелендә чыккан «Meresimner» альбомына кертелгән. Ул Казан һәм Гамбург студияләрендә яздырылган. Клип сөйгән кешеңнең өйгә кайтуын көтү турында.