Ковидтан өчтән дә күбрәк тапкыр вакцина ясатмаска киңәш иттеләр
Ковидтан бустер вакцинаны кабат кадату авырудан соң өзлегүләр куркынычы югары булган кешеләр өчен генә киңәш ителә. Иммунлаштыру буенча экспертларның Стратегик консультатив төркеме рәисе Алехандро Кравиото шулай дип белдерде. РИА Новости шул турыда яза.
«Бу тәкъдим авырудан соң өзлегүләр куркынычы югары булган кешеләр арасында пандемия һәм үлем саны арту белән көрәшкә юнәлдерелгән, әмма юл картасында күрсәтелгәнчә, барлык халыкны бустерны беренче тапкар ясатканнан соң вакциналаштыруның гомуми рекомендациясе булып тормый. Вакцина безнең карашка иң күп куркыныч янаган кешеләрнең сайлап алынган төркемнәренә ясала дигән сүз», – дигән ул. Алехандро Кравиото бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының вакциналар мәсьәләләре буенча төп консультатив төркеменең матбугат конференциясендә белдергән.
Галим сүзләренә караганда, экспертлар беренчел процедура төгәлләнгәннән соң дүрт-алты айдан соң иң югары приоритетлы төркемдәге кешеләр өчен икенче бустер белән вакцина ясатырга киңәш иткән.
Ковидтан вакцинацияләүнең бер ысулы – ике компонентлы препарат салдыру. Мондыйларга, мәсәлән, «Спутник V» керә. Беренчел иммунизация өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы барлыгы алты препарат тәкъдим итә.
Ревакциация вакытында бустер ясатырга мөмкин. «Спутник» кадату очрагында – бу аның бер компонентлы «Спутник Лайт» версиясе.