Кол Шәриф мәчете һәм Болгардагы Ак мәчет Россиянең истәлекле урыннары рейтингына керде
Россиядә илнең төрле төбәкләрендәге популяр истәлекле урыннар исемлеген ясаганнар. «Яндекс» аналитиклары кулланучыларның сораулары нигезендә кешеләр иң еш була торган ике мең объектны үз эченә алган рейтинг төзегән.
Алар арасына Татарстандагы күп кенә урыннар – мәдәни мирас объектлары дип табылган борынгы йортлар, гыйбадәтханәләр, музейлар һәм театрлар да кергән.
Рейтингта Татарстанның популяр истәлекле урыннары арасында Кол Шәриф мәчете, Петропавел чиркәве, Казан Яшь тамашачылар театры, Качалов исемендәге театр, Казан Богородица монастыре, Зөядәге Успение монастыре, Казандагы Ушкова йорты, Болгардагы Ак мәчет, Алабугадагы Шишкин музее һ.б. объектлар билгеләп үтелгән. Төрле шәһәрләрнең Кремль биналары турындагы сораулар саны буенча рейтингта Мәскәүнекеннән соң – Казан Кремле, өченче баскычта Түбән Новгород Кремле урнашкан.
Рейтинг өчен сайлап алынган барлык истәлекле урыннар да төп ике критерийга - «Википедия»дә үз сәхифәсе булу һәм кулланучыларның алар турында елына 500дә дә ким булмаган сорау бирүе - туры килергә тиеш булган.
Сораулар саны буенча Россиянең төп истәлекле урыны – Дәүләт Эрмитажы. Аннан соң Мәскәү Кремле, Зур Петергоф сарае һәм Мамай курганы килә, ә иң популяр истәлекле урыннар бишлеген Зур Екатерина сарае йомгаклый.