«Татмедиа» басмаларына язылучылар шифаханәгә юллама һәм башка бүләкләр ота ала
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте басмаларына язылучылар «Язылган өчен санаторийга юллама, телевизор һәм башка призлар» дип аталган бүләкләр уйнатуда катнаша ала. Конкурста җиңүчеләрне иртәгә, ягъни 19 августта билгеләячәкләр.
Татарстан, Башкортстан, Әстерхан, Красноярск крае һәм Самара өлкәсендә яшәүчеләрдән барлыгы 412 гариза теркәлгән. Акция шартлары нигезендә, анда 2022 елның икенче яртыеллыгына кимендә ике басмага (газета+журнал) язылучы укучылар катнаша ала.
Бүләкләр арасында телевизор, робот тузан суырткыч, электр ит тарткычы, икмәк пешерү җайланмасы, җиләк-җимеш өчен киптергеч, тонометрлар һәм үтүкләр бар. Ә төп приз – шифаханәгә ике кешелек юллама.