Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында ир-ат зыян күргән
Бүген Югары Ослан районының Шеланга авылында янгын чыккан: ике гаиләгә исәпләнгән шәхси йортка ут капкан. Төзүчеләр урамындагы хәвеф турында хәбәр 15.44 сәгатьтә 101 номерына – янгын сагын чакыру хезмәтенә килгән.
Урынга янгын сүндерүчеләр чыккан, бераздан алар янгынны тулысынча сүндергән. Янгын вакытында 61 яшьлек ир-ат зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.