Казанда профсоюз тикшерүләре һәм диспансеризация вакытында 150 кешедә яман шеш тапканнар
Казанда бер ел эчендә 60 меңгә якын кеше диспансеризация узган, профилактик тикшерүләрне – якынча 25 мең кеше. Бу хакта Төбәк белән идарә итү үзәгенең туры эфирында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
«Хәзерге вакытка өч меңгә якын кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары, йөз иллегә якын кешедә яман шеш авыруын ачыкладык. Ачыкланган онкологик авыруларның 70 процентка якыны башлангыч стадияләрдә – беренче һәм икенче стадиядә», – дип белдерде ул.
Владимир Жаворонков искәртүенчә, диспансеризация – авыруны иртә стадиядә ачыклауның бердәнбер системалы ысулы. Әгәр онкологияне башлангыч стадиядә тапсалар, авыруны тулысынча дәвалау мөмкинлеге 85-90 процент тәшкил итә.