Татарстан эшмәкәрләрен маркетплейсларда эшләргә өйрәтә торган курска чакыралар
«Минем бизнес» үзәге Татарстан эшмәкәрләрен һәм үзмәшгульләрен «Маркетплейсларда эшләгәндә аккаунт-менеджмент күнекмәләрен үстерү» онлайн-курсына чакыра. ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.
Эшмәкәрләрне эре интернет-мәйданчыклар белән эшләү буенча экспертлар укытачак. Катнашучыларга e-commerce Россия базарының актуаль трендлары турында сөйләячәкләр, аудиторияне маркетплейслар үзенчәлекләре белән таныштырачаклар һәм бизнес профильләре өчен релевант мәйданчыкны билгеләргә өйрәтәчәкләр.
Моннан тыш, бизнесменнар һәм үзмәшгульләр бер-берсе белән аралаша, тәҗрибә уртаклаша һәм алга таба эшләү өчен файдалы элемтәләр таба алачак. Уку нәтиҗәләре буенча эшмәкәрләргә квалификация күтәрү турында таныклык, ә үзмәшгуль гражданнарга белем бирү программасын тәмамлау турында сертификат биреләчәк.
Белем бирү программасын былтыр Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм фонды гамәлгә кертте. Программа аккаунт-менеджерлар өчен гамәли күнекмәләр үстерергә ярдәм итә. Быел инде 300дән артык кеше укып чыкты. Программада катнашу өчен 5 августка кадәр сайтта теркәлергә кирәк.