Апаста кан рагы белән авыручыларга ярдәм итүчеләрне эзләү максатыннан акция булды
Апаста кан рагы белән авыручыларга ярдәм итүчеләр эзләү максатыннан, «Гомерне саклап кал!» акциясе узды. Әлеге хәйрия акциясе яман шешне дәвалау өчен донорлар регистрын тулыландыру максатыннан оештырылды. Бу турыда «Апас-информ» сайтында хәбәр ителә.
Бу уңайдан районга җелек донорларын тулыландыру буенча Идел буе регистры белгече Раилә Зиннәтҗанова килде. Ул районда яшәүчеләр белән очрашуда кан рагы белән авыручы кешеләргә ярдәм итү мөмкинлекләрен аңлатты. Соңгы елларда рак чире белән авыручылар күбәя бара. Шуларның берсе балалар кан рагы. Бу чир белән шулай ук өлкәннәр дә авырырга мөмкин. Ел саен биш меңгә якын кешегә кан рагыннан коткару өчен сөяк җелеге кирәк.
«Башка кешенең гомерен саклап калырга теләгән һәр кеше анкета тутырып регистрга, ягъни, мәгълүматлар базасына кертелә. Шул вакыттан ул донор булып саналачак һәм туры килгән вакытта башка кешегә җелеген биреп, гомерен саклап калырга мөмкин», - дип аңлата белгеч.