Татарстанда ел башыннан сыер итенең бәясе 20 процентка диярлек арткан
Ел башыннан Татарстанда сыер итенең бәясе 19,6 процентка арткан һәм 483,6 сумга җиткән.
22 июльгә булган мәгълүматлар буенча, бер кг тавык ите 0,2 процентка арткан, ягъни 162 сумга җиткән. Ә дуңгыз ите, киресенчә, 1,5 процентка кимегән, хәзер килосы 276 сум тора. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Дуңгыз ите һәм казылык эшләнмәләрен җитештерү күләменең 1-3 процентка кимүе билгеләп үтелә. Ит, субпродуктлар һәм кош-корт ите җитештерү буенча, киресенчә, 1-7 процентка үсеш күзәтелә. Предприятиеләрнең хәле тотрыклы, штатлы режимда эшлиләр. Җитди проблемалар юк», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.