Татарстанда июль башыннан беренче тапкыр ковид белән авыручылар саны 50дән артык булган
9 июльдән башлап Татарстанда беренче тапкыр ковид йоктыруның 53 очрагы расланган.
Коронавирус белән хастаханәгә китерелгән пациентлар саны арткан. Узган тәүлектә шул чир белән 62 кеше китерелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.
Шулай итеп, Татарстанда 154 043 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган. 150 468 кеше (узган тәүлектә - 12) шул чирдән терелгән.
Коронавирус белән авыручылар артуга карамастан, үлем очраклары элеккечә (1996) кала.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ковидка каршы ревакцинацияләү эшләрен көчәйтергә йөкләде. Аның сүзләренчә, бу көз-кыш чорында авыручылар саны артуны булдырмаска ярдәм итәчәк.