Россия этнография музее Казанда Бөек Болгар мирасы проектын тәкъдим итә
Россия этнография музее Казанда, Уфада һәм Чиләбедә Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган күчмә күргәзмә проектын тәкъдим итә.
Килүчеләр XIX - ХХ гасыр башындагы тарихи фотосурәтләр һәм уникаль костюмнарны, декоратив-гамәли сәнгать әйберләрен күрә алачак. «Идел Болгары. Бөек мирас» күргәзмәсе 30 сентябрьдән 23 октябрьгә кадәр Башкортстанның Милли музеенда тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Башинформ» яза.
Россия этнография музееның коллекцион җыеныннан XIX гасыр алтын тегү, күн мозаика, зәркан эшләнмәләр һәм уникаль костюмнар комплексы тәкъдим ителәчәк.