Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июль
2022

«Нижегородская Правда» газетасы башкортларны чиста татарлар дип атаган

0

«Нижегородская Правда» электрон басмасының «Киләчәк буын хәтере» («Память потомков») махсус проектында татарлар турындагы мәкаләдә башкортларны чиста татарлар дип атаганнар.

«Башкортлар – Казанда яшәүче чиста татарлар. Ә Кучкай Пожарында барысы да диярлек мишәрләр – алар борынгы гореф-гадәтләргә буйсына. Башкортларның һәм мишәрләрнең хәтта диалектлары да аерыла. Башкортлар рус теленнән алынмалар кулланмыйлар, шуңа күрә мишәрләр татар телетапшыруларын алып баручыларны аңламыйлар», – дип яза газета журналисты язма герое исеменнән.

  • «Нижегородская правда» — Түбән Новгород өлкәсе хакимиятенең рәсми басмасы. Тиражы 10 меңнән артык. Өлкәдә 44 меңнән артык татар яши, халык саны буенча татарлар икенче урында. Газета «Киләчәк буын хәтере» («Память потомков») проектын башлады. Проектның беренче мәкаләсе татарларга багышланган.

«Без редакциябездә шаккаттык. Ул кыз атаган ризыклар да туры килми. «Винегрет» эшләгән ул анда», - дип бәяләде бу мәкаләне Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы баш мөхәррире Олег Әндерҗанов. Ул журналистның милли-мәдәни автономиягә мөрәҗәгать итмәвенә гаҗәпләнүен әйтте. 

Мәкалә гомумән уңай рухта язылган, анда Сергач районы Кучкай Пожары авылында туган 22 яшьлек татар кызы Камилла (Камилә) Фәйзрахманова тарихы тасвирлана. Мәкаләдә татар халкы турында төрле уңай белешмәләр бар – мәсәлән, татар халкының тышкы кыяфәте, кунакчыллыгы, сөтле чәй эчү традициясе, сәүдәгәрлек комплиментар рухта язылган. Татарлар укымышлы халык дип тәкъдим ителә.

Камилә татарлар белән русларны чагыштырып сөйли. «Әйтик, руслар күп эчәләр һәм сугышалар. Ә татарлар [спиртлы эчемлекләр] кулланмый, әмма аларның үзбәясе югары һәм шуңа күрә аларга ышаныч белдерү куркыныч», – ди кыз.

«Яшь кыз, ялгышкандыр, дулкынлангандыр. Бу кызчык әзер дә булмагандыр», – дип бәяләде аның татарлар турындагы сүзләрен Олег Әндерҗанов.

«Миңа гаиләдә гел «Син кияүгә чыгарга, бала табарга, оныклар тәрбияләргә тиеш. Синең гаиләң булсын, син бәхетле булырга тиеш», - дип әйтеп тора иделәр», - дип сөйләгән хәбәрчегә Камилә Фәйзрахманова. Кыз үзенең шәһәргә күчеп киткәч, руслашуын сөйли. Камилә Түбән Новгородның үзендә яшәп, милли һәм дини бәйрәмнәрен сагынганын, татар милли ризыкларын пешерә белгәнен сөйли. Мәкалә авторы аның турында «Героиня руслашканын таный», - дип яза.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net