Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2022

Миңнеханов сыек калдыкларны җыю һәм чыгару бәясен җайга салу турында тәкъдим кертте

0

Россиядә сыек көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару хезмәтләре бәясенә бердәм якын килүне формалаштырырга кирәк. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыкка багышланган утырышында әйтте. Утырышта Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.

«Сыек көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару хезмәте бәя формалаштыруга бердәм якын килүне билгеләргә һәм үзәкләштерелмәгән су агызу системасында хезмәт күрсәтүгә тарифларны җайга салу мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез. Шулай ук шәхси йорт корылмасын челтәрләргә тоташтыруга ташламалы бәя саклап калуны сорыйбыз, бу уңай нәтиҗә бирәчәк, бигрәк тә йортны кеше үз көче белән төзегәндә», – диде республика җитәкчесе.

Авыл территорияләренең төп өлеше ташландык суларны агызу өчен үзәкләштерелгән система белән тәэмин ителмәгән, анда сыек көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару махсус транспорт белән башкарыла, дип аңлатты Миңнеханов.

Шул ук вакытта ташландык суларны агызуның үзәкләштерелмәгән системасы өчен тарифларны җайга салу законда каралмаган, дип өстәде ул.

«2000 елга кадәр мондый тарифларны субъектлар билгеләде. Моннан тыш, әлеге мәсьәләнең актуальлеге соңгы биш елда шәхси торак төзелеше буенча йортларны файдалануга тапшыру 83 процентка артуга бәйле», - диде ТР Президенты.

Тагын бер мәсьәлә авыл җирлегендә җир асты суларын бирүгә кагыла. Аның сүзләренчә, күпчелек очракта су абонентка чистартылмыйча бирелә, шуңа күрә җир асты суларының сыйфаты норматив таләпләренә туры килми.

«Кечкенә җирлекләрдә су әзерләү станцияләрен төзү зур чыгым таләп итә һәм су белән тәэмин итү хезмәте тарифының сизелерлек артуына китерә. Суның күп өлеше су сибүгә һәм хуҗалык ихтыяҗларына тотыла», - диде ул.

Республика җитәкчесе авыл халкын сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен тәкъдим кертте. Моның өчен үзәкләштерелгән рәвештә техник су китерергә һәм аны чистарту өчен локаль нокталар булдырырга яки су белән тәэмин итү өчен үзәкләштерелгән система формалаштырмыйча, локаль нокталар булдырырга кирәк.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net