Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2022

Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү программасын уньеллык итүне сорады

0

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өчен комплекслы программаны уньеллык итүне сорады. Бу турыда ул Россия Дәүләт Советы Президиумының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыкка багышланган утырышында әйтте. Утырышта Россия Президенты Владимир Путин катнашты.

«Программаны гамәлгә ашыру өчен акча күп кирәк булуын исәпкә алып, аны уньеллык итүегезне сорыйбыз. Һәм беренче елларга кимендә 150 млрд сум, ә алдагы елларда ел саен кимендә 300 млрд сум бүлеп бирүне сорыйбыз», - диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумында торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүнең комплекслы программасын гамәлгә ашыру кирәклеген әйтте.

«Программаны төзү кысаларында гамәлдәге коммуналь инфраструктурага җентекләп инвентаризация ясарга, халык ремонтның кайда һәм кайчан башкарылачагын аңласын өчен конкрет объектны, срокны һәм эш күләмен расларга кирәк», - диде ул.

Республика башлыгы фикеренчә, мондый программаны гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы белән чагыштырырлык булачак. Ул 2007 елда Казанда узган Россия Дәүләт Советы Президиумы карары буенча гамәлгә ашырыла.

«Бу вакыт эчендә 220 мең йортта яшәүче 28 миллионнан артык Россия гражданы үзләренең торак шартларын яхшыртты», - дип ачыклык кертте ул. Татарстан Президенты торак-коммуналь хуҗалык системасының торышы һәм үсеше – «ил өчен иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе», дип өстәде. «Төп проблема – челтәрләрнең тузуы. Бу соңгы уньеллыкта ремонт җитәрлек булмау нәтиҗәсе», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларын китерде. Алар нигезендә илдә җылылык белән тәэмин итү челтәренең 31 процентын, су бүлү челтәрләренең 45 проценттан артыгын һәм су белән тәэмин итү челтәрләренең 43 проценттан артыгын алмаштырырга кирәк.

«Ел саен илдә челтәрләрнең 3 проценты туза, ә яңарту фактта 2 проценттан артмый. Ремонтлау җитешмәүне бетерү һәм коммуналь хуҗалыкны норматив халәткә китерү буенча финанслау ихтыяҗы илдә тулаем алганда 4,5 трлн сумнан да ким түгел», - диде ул.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net