Казан аэропортында Россия халыклары бәйрәмнәренә багышланган фотокүргәзмә ачылды
Россия көне уңаеннан, Казан халыкара аэропортында илебездәге халыкларның милли бәйрәменә багышланган фотокүргәзмә ачылды. Ул 22 июньгә кадәр эшләячәк.
«Бу күргәзмә безнең Ватанның кызыклы һәм төрле булуын күрсәтә. Россиядә – 193 милләт, ә Татарстанда 173 милләт яши. Фотохезмәтләр [бу халыкларның] көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен чагылдыра. Безнең уртак бурыч – аларны саклап калу һәм башка буыннарга тапшыру», – дип билгеләп үтте Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин.
Фотокүргәзмәдә 2014 елдан 2021 елга кадәр «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» конкурсында җиңгән эшләр тәкъдим ителә. Хәзер инде яңа бәйге башланды, дип хәбәр итте «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
«Тиздән без Россия көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу күргәзмәнең максаты - илебезнең бердәмлеген, анда яшәүче халыкларның үзенчәлекләрен күрсәтү», – дип билгеләп үтте Сәлимгәрәев.
Аның сүзләренә караганда, «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» конкурсында РФнең төрле почмакларыннан бик күп кешеләр катнаша. Аэропортта күргәзмәнең кыскартылган өлеше тәкъдим ителгән, ул тулысы белән Якутиядә июнь азагында Татарстан көннәрендә күрсәтеләчәк.
Фотокүргәзмәне ачу тантанасында татар биюләре һәм русча җырлардан торган кечкенә генә тамаша булды. Бүген экспонатлар аэропорт бинасының беренче катында урнашкан, соңрак аларны очып килү зонасына күчерәчәкләр.