Альберт Кәримов Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләнде
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Альберт Кәримовны Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләү турында боерыкны имзалады. Документның күчермәсе «Татар-информ» карамагында бар.
Документка 16 майда имза куелган. Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әлеге мәгълүматка карата аңлатма бирмәделәр.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына «Татар-информ» юллаган сорауга җавап хәбәрне чыгарган вакытка кадәр килмәде.