Мәскәүдә «Москвич» автозаводына директор билгеләнде
Мәскәүнең «Москвич» автомобиль заводы директоры итеп Дмитрий Пронин билгеләнде. Россия башкаласының транспорт департаменты Telegram-каналында шул турыда хәбәр ителгән. РИА Новости шул турыда яза.
Элегрәк Мәскәү мэры Сергей Собянин чит ил милекчесенең Мәскәүдә «Рено» заводын ябарга карар кылуы турында белдергән иде. Шуннан соң хакимият заводны шәһәр балансына алырга һәм «Москвич» тарихи бренды астында җиңел автомобильләр җитештерү эшен яңадан башлап җибәрү карарына килде.
«Мәскәүнең «Москвич» автомобиль заводы директоры итеп Дмитрий Пронин билгеләнде. Моңа кадәр Дмитрий Пронин Мәскәүнең Транспорт комплексында 10 ел дәвамында җитәкче вазифаларында эшләде һәм аның автомобиль тармагында эшләү тәҗрибәсе бар», – диелә хәбәрдә.
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, Мәскәү хөкүмәте Мәскәү автомобиль заводы эшен торгызырга җыена. Нәкъ менә шунда легендар «Москвич» автомобильләре, ә соңгы вакытка кадәр «Рено» машиналары чыгарылды.