Менделеевскида элемтә салоныннан ярты миллион сумлык товар урлаганнар
Менделеевск шәһәрендә Бурмистров урамындагы элемтә салоныннан чама белән 130 товар – мобиль телефоннар, колакчыннар, планшет һәм зарядка җиһазлары югалган.
Бу хакта Менделеевск шәһәре прокуроры Ришат Шакиров хәбәр итте.
Әлеге җинаятьне кылуда салонда эшләүче сатучы-консультанттан шикләнәләр, ул шул ук көнне юкка чыккан булган.
Җинаять эше ачу турында мәсьәлә хәл ителә.