(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Иртәгә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең «Ерактагы йолдыз яктысы» спектакле Арчада күрсәтеләчәк. «Спектакль Арча мәдәният йортында 22 мартта 11.00 сәгатьтә башлана. Район халкы өчен бу көтелгән спектакль», дип хәбәр итә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең матбугат үзәге. Спектакль Арча районының өлкән класс укучыларына һәм Тукай исемендәге Педагогика көллияте студентларына күрсәтеләчәк. Оештыручылар билетларны «Пушкин картасы» буенча алып булуын ассызыклый. Спектакль күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗатына багышланган. «Ерактагы йолдыз яктысы» спектакленең премьерасы «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе сәхнәсендә Хәсән Туфанның туган көннедә — 9 декабрьдә күрсәтелгән иде. режиссеры — Рәшит Заһидуллин.