Суд Россиядә экстремистик эшчәнлек өчен Facebook һәм Instagram челтәрләрен тыйды
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Мәскәүнең Тверь суды Россиядә экстремистик эшчәнлек өчен Facebook һәм Instagram социаль челтәрләрен тыйды.
Суд карары шунда ук үз көченә керә, дип билгеләнә. Генераль прокуратура белдергәнчә, дәгъва ил халкын алга таба аларның хокукларын бозудан саклап калу өчен бирелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Мисал өчен, Instagram Украинада махсус операцияләр турында фейкларны һәм санкцияләнмәгән митингларга чакыруны алып ташлау турындагы 4,5 меңнән артык таләпләрне игътибарсыз калдырды.
