Миңнеханов бизнес вәкилләре белән яңа шартлар, санкцияләр тәэсире турында сөйләшәчәк
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың бизнес-җәмәгатьчелеге белән эшлекле очрашу уздырачак. Фикер алышу яңа икътисади шартларга, алар белән бәйле мәсьәләләргә һәм фаразларга багышлана.
Очрашуда бизнесның төрле тармак вәкилләре катнашу көтелә. Алар төрле риск-куркынычларны җайга салу планнары, санкция басымы шартларында фаразлар һәм перспективалар турында сөйләячәк. Республика Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.
Республикада эшмәкәрлек инициативасын үстерергә һәм яклауга, предприятиеләрнең потенциалын ачарга ярдәм итәчәк тәкъдимнәр фикер алышуның нәтиҗәсе буларак теркәләчәк. Очрашу 21 мартта 11.00 сәгатьтә узачак.
Фикер алышуда шулай ук Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясенең генераль директоры Александр Исаевич катнашачак. Ул эшкуарларга корпорация гамәлгә ашыра торган федераль ярдәм программалары турында сөйләр дип көтелә.
«Очрашуда катнашучылар шулай ук импортны алыштыру һәм бәя билгеләү, яңа җитештерү чылбырларын формалаштыру, логистика юлларын эзләү, шулай ук бушаган базарлар биргән мөмкинлекләр турында фикер алышачак», — диелә министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Теләге булганнар очрашуны онлайн карый алачак. Туры эфир Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының YouTube, «ВКонтакте”дагы рәсми төркемнәрендә оештырыла.