Рөстәм Миңнеханов: Татарстан предприятиеләренең табышы республикада калырга тиеш
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан предприятиеләре алган табыш республиканың җитештерү базасын үстерүгә юнәлдерелергә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Икътисад министрлыгы коллегиясендә шундый бурыч куйды.
«Узган елның нәтиҗәләре буенча республика предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан якынча 650 миллиард сум күләмендә табыш алынды. Предприятиеләребезнең җитәкчеләренә һәм милекчеләренә мөрәҗәгать итәм — бу финанс ресурслары Татарстанда калырга һәм яңа инвестиция проектларын эшләтеп җибәрү өчен, сез җитештергән продукциянең конкурентлылык сәләтен арттыру өчен база булып торырга тиеш», — диде Татарстан Президенты.
Республика Президенты Татарстанның Икътисад министрлыгына һәм тармак ведомстволарына федераль ярдәм чараларын кулланып, предприятиеләргә проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә кушты.
«Ярдәм итүнең иң зур чараларыннан берсе — капитал кертүләрне яклау турында килешү һәм кызыксындыру. Инфраструктурага киткән чыгымнарны компенсацияләү үзен яхшы күрсәтте. Әлеге механизм „Алабуга“ махсус икътисади зонасы һәм „Алабуга-2. Нефть химиясе“ндә уңышлы кулланыла», — дип санап үтте Рөстәм Миңнеханов.