Татарстанда тәүлек эчендә коронавирустан алты хатын-кыз вафат булган
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан тагын алты үлем очрагы теркәлгән. Пандемия вакытында республикада инфекция корбаннарының гомуми саны 1 679га җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Тәүлек эчендә Covid’тан вафат булган татарстанлыларның алтысы да хатын-кызлар (алар 1936, 1948, 1955, 1956, 1961 һәм 1972 елгы).