Галимова: Миңнеханов ташламалы ипотеканы торак базарын үстерү алымы дип саный
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Ташламалы ипотека программасын үстерү торак базарының алга таба үсешендә нигез булып тора, чөнки ул торакка булган чынбарлыктагы ихтыяҗны стимуллаштыра.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узучы РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясендә шундый фикерен белдерде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашындагы брифингта шул хакта хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге коллегия - РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясенең уртак утырышы.
Аның сүзләренчә, Татарстан Президенты утырыш барышында берничә нәтиҗәле чара тәкъдим иткән, алар әлеге тармакның алдагы үсешенә этәргеч бирәчәк.
«Болар – ташламалы ипотека программасының гамәлдә булу вакытын 2024 елга кадәр озайту, шулай ук Үзәк Банк линиясе буенча төп ставка артуга да карамастан, процент ставкасын еллык 7 процент күләмендә саклау. Моннан тыш, ул ташламалы ипотека кредиты күләмен 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр арттырырга һәм программага беренчел базарда бәяләр артуны тоткарлау өчен шәхси торак сатып алуны да кертергә тәкъдим итте», - дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.