Дмитрий Лопушов: Ковидка антитәнчекләр турында сертификат ярты ел үз көчендә була
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 21 февральдән Дәүләт хезмәтләре порталында коронавируска каршы антитәнчекләр турында сертификат булдырыла. Ул алты ай гамәлдә булачак, дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.
Ул Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук, шәхси кабинетта ковид белән авыру һәм профилактик прививка турында QR-кодлы сертификат булдырылганын искәртте.
«Антитәнчекләр нәтиҗәләре буенча QR-кодлы сертификатка Дәүләт хезмәләре порталында гариза тутырырга кирәк, ләкин аңарчы теләсә кайсы лабораториядә антитәнчекләр булуга тест тапшыру кирәк. РФ Хөкүмәте Карары нигезендә, лаборатория, ПЦР тест нәтиҗәсе кебек үк, антитәнчекләр турында мәгълүматны порталга тапшыра», — дип аңлатты Дмитрий Лопушов Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабның туры эфиры барышында.
Антитәнчекләргә тест 21 февральдән соң тапшырылырга тиеш. Гаризаны тутырылгач, антитәнчекләр булуга карап, өч көн эчендә сертификат булдырыла.
Баш эпидемиолог авырган кешенең сертификаты бер ел, Россия вакцинасы кадату турында сертификат бер ел гамәлдә булганын, хәрби хезмәткәрләр, чит илләрдә РФ илчелекләрендә чит ил вакцинасын кадатучыларның сертификаты ярты ел гамәлдә булганын әйтте.