Екатеринбургның шәһәр базарында гыйбадәт бүлмәсе яңадан эшли башлый
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Екатеринбург шәһәренең Артинская урамындагы 25 нче йортта шәһәр базарында намаз кылу урыны ачыла.
Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) мөфти Габдел-Котдус Ашарин җитәкчелегендә «Ленд-Лорд» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе шәхси эшмәкәр Сергей Воробьев белән «Урожай» базасындагы бинаны мөфтияткә бушлай куллануга тапшыру турында килешү төзеде. Бу хакта Россия мөселманнарының дини җыены сайты хәбәр итте.
96 квадрат метрлы мәйданлы әлеге бина күмәк намазлар кылу өчен файдаланылачак. Элегрәк ул үзәкләштерелгән башка дини оешмалар химаясендә эшләсә дә, коронавирус пандемиясе чорында анда гыйбадәтләр кылынмаган.
Озакка сузылган тәнәфестән соң, бу атнада монда беренче җомга намазы укылачак. Аны имам Мирза Назаров үткәрә.
"Бу, һичшиксез, гыйбадәт бүлмәләренә кытлык кичергән Екатеринбург мөселманнары тормышында шатлыклы вакыйга", диелә хәбәрдә.
Килешүгә кул куелганнан соң Сергей Воробьев Үзәк мөфтиятнең «Көмеш ярымай» медале белән бүләкләнде.