Кырымда «Халык мәдрәсәсе» укучылар кабул итә башлады
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Кырым Республикасында Сәет-Саттар мәчете комплексы базасында «Дини хезмәткәрләр әзерләү» юнәлеше буенча укулар башлана.
Дәресләр Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Халык мәдрәсәсе» проекты кысаларында уздырыла. Әлеге хәбәрне, Кырым мөселманнары диния нәзарәтенең матбугат хезмәтенә сылтама белән, Россия мөселманнарының Дини җыены сайты яза.
Әлеге укулар «Халкым мәдрәсәсе»проекты кысаларында өченче тапкыр оештырыла. Беренче дәресне Кырым һәм Севастополь шәһәренең мөфти урынбасарлары Айдар Исмәгыйлов һәм Рәим Гаффаров үткәргән.
Алар катнашучыларны сәламләп, «Халык мәдрәсәсе» проектының укыту программасы белән таныштырган. Моннан тыш, Рәим Гафаров Коръән уку дәресе үткәргән.
Искәртеп үтәбез, укырга теләүчеләрне туплау әле дәвам итә. «Дини хезмәткәрләр әзерләү» юнәлеше буенча («имам-хатыйб, мулла, мөәзин» квалификациясе) укырга теләүчеләрне киләсе атнада чәршәмбе көнне 17.00 сәгатьтә Клара Цеткин урамы, 34 нче йортка чакыралар, диелә хәбәрдә.
Уку ике ел дәвам итә.