«Кунакчыл Түбән Кама» проектында Ркаил Зәйдулла белән очрашу була
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). «Кунакчыл Түбән Кама» проектында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык депутаты, халык язучысы Ркаил Зәйдулла белән очрашу була. «Иҗат илһамлы булырга тиеш» дип исемләнгән кичә турында Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итте.