Миңнеханов: Мәктәпләрдә «иртәнге фильтрлар» эшен катгый контрольдә тотарга кирәк
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләрендә «иртәнге фильтрлар» уздыруны катгый контрольдә тотарга кушты. Бу хакта ул Хөкүмәт Йортында шимбә киңәшмәсендә әйтте.
«Мәктәпләрдә „иртәнге фильтрлар“ эшен катгый контрольдә тотуны дәвам итәргә кирәк. Бу система яхшы нәтиҗә бирә. Ихтыяҗ булса, аерым сыйныфларны үзизоляциягә җибәрәбез», — дип китерә республика Президенты сүзләрен аның матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгенгә 2 422 нче сыйныф карантинга җибәрелгән.
«Бу балалар үзизоляциядә булырга тиеш, бернинди элемтәдә һәм массакүләм чараларда булырга тиеш түгел», — диде ул.
Республика җитәкчесе шулай ук 12 яшьтән алып балаларны коронавирустан вакцинацияләү өчен гаризалар килүен дәвам итүен һәм процедура ата-аналар ризалыгы белән генә үткәрелергә тиешлеген әйтте.