Равил Гайнетдин Әмир Нәҗметдиновны орден белән бүләкләде
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең иң өлкән хезмәткәрләренең берсе Әмир Нәҗметдиновны «Хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде. Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кунаклар һәм хезмәткәрләр катнашында, тантаналы шартларда Әмир Нәҗметдиновка югары дәрәҗәдәге бүләк тапшырылды. «Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең уңышлы эшчәнлеге хакына мөселман өммәте тормышында күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив катнашуы, хезмәт сөючәнлеге өчен һәм аның 70 яшьлек юбилей уңаеннан Әмир Абдулла улы Нәҗметдиновны Россия мөселманнарының иң дәрәҗәле бүләге „Хезмәтләре өчен“ ордены белән бүләкләргә», — диелгән Равил Гайнетдин имзалаган указда.