Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2022

Сахалиннан Зәкия Вәлитова: Минтимер Шәймиев әтиебез кебек — киңәшчебез һәм ярдәмчебез

0
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге җитәкчесе, Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевны киңәш бирүче һәм ярдәм итүче кеше буларак бәяләде. «Монда күченгәч тә, татарларның барлыгын ачыкладым, ләкин аларга җыелыр урын юк иде. Татар оешмасын булдырасы иде дип, Минтимер Шәриповичка хат яздым. Хатта Сабантуйларның да уздырылмавы хакында әйттем. Аннан соң Татар конгрессы элемтәгә керде. Сахалин татарлары белән элемтә коруга Минтимер Шәрипович зур ярдәм кулы сузды», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Зәкия Вәлитова әйтүенчә, Минтимер Шәймиевның ярдәме белән Сахалин һәм Курил утраулары тарихында беренче тапкыр сабантуй уздырылган булган. «Инде күп еллар үтсә дә, Татарстаннан килгән җавап хаты шулкадәр күңелгә кереп калган. Шулай итеп, Сабантуйда туган якларына кайта алмыйча монда калган милләттәшләребез онытылып барган гореф-гадәтләрне исләренә төшерде. Аннан тыш, „Туган тел“ укыту-мәдәни үзәге дә ачылды», — диде ул. Сахалиндагы татар оешмасына узган ел 15 ел тулган. «Шул уңайдан сабантуйда Минтимер Шәрипович кубогына көрәш узды. Курил утрауларының һәр шәһәрендә кечкенә булса да, татар оешмалары, татар эшләрен алып баручы активлар бар. Яшь буын да килә, балаларын җәлеп итәләр. Аллага шөкер, Татарстанда яшәүче милләттәшләребез белән дә элемтәдә торабыз», — ди Зәкия ханым. «Шуңа күрә дә без Минтимер Шәриповичка бик рәхмәтле, аның белән горурланабыз. Ул, әтиебез кебек, юл күрсәтүчебез,. Аның тәҗрибәсе эшчәнлегебездә бик файдалы булды. „Син булдырасың, туктап торма, алга!“ — дип теләкләрен әйткәне хәтердә», — диде автономия рәисе.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net