Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2021

Төрле илләрдән килгән татар открыткаларыннан торган «Син кая?» проекты тәкъдим ителде

0
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанның «Штаб» үзәгендә «Син кая?» проектын тәкъдим иттеләр. Проект төрле илләрдә яшәүче татарлар җибәргән открыткалардан тора. «Син кая?» — татарларның яшәү географиясен чагылдыруга багышланган проект. «Штаб» үзәгендә «Син кая?» дигән дөнья картасы куелган. Карта төрле илләрдән килгән открыткалар белән бизәлгән. Проект катнашучылары татарларга теләкләрен язып, төрле илләрдән Казанга открыткалар җибәргән. «Быел сентябрь башыннан барлыгы 87 илдән открытка килде, биш континентта 32 татар диаспорасы вәкилләрен таптык. Бер открытканы Татарстаннан күченеп киткән бердәнбер татар кешесе Самат дигән егет Гана Республикасыннан җибәрде. Австралиянең татар-башкорт берләшмәсе сәркатибе Диләрә Вәлифф җибәргән открытка 3 айдан соң гына килеп җитте», — диде проект катнашучысы Нияз Хәйруллин. «Штаб» үзәгендә урнашкан карта янында QR-код куелган. Теләгән һәркем шушы код аша инстаграм сәхифәсенә кереп, камерасын картага төбәп, төрле илләрдә яшәүче якташларыбызның санын, алар җибәргән хатларны укый ала. Казанда туып, Франциянең Канны шәһәрендә үскән татар кызы Әминә Нәбиуллина да проектта катнашкан. Ул открыткасын Франциядән җибәргән булган һәм хәзер туганнары янына Казанга кайткан. «Бу проект Татарстаннан булган милләттәшләрем белән элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә. Минем кебек төрле илләрдә яшәүче татарлар бихисап», — диде ул. Татар блогеры Ләйлә Лерон проект исеменең татар әдәби телендә бик үк дөрес куелмаганына игътибар иткән. «Кечкенә чакта мин „кая“ белән „кайда“ сорауларын бутый идем. Әмма олы кешеләр бутамаска тиеш. „Кая“ дигән сүз әдәби телдә хата булып чыга. Оештыручылар моны Казан татарлары шулай сөйләшә, дип аңлата. Минемчә, Казанда я әдәби татар телендә сөйләшәләр, я бөтенләй татарча сөйләшмиләр», — диде ул. «Шулай да, бу дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларны берләштерүче проект. Җанисәп булганда барлык татарларны исәпләп чыгасы иде, дигән фикер тәкъдим иттем. Егетләр бу эшне башкарып чыга алган», — дип бәяләде Ләйлә Лерон. «Татар-малай» исеме белән танылган блогер Ринат Галиәхмәтов сүзләренчә, проект бер-береңә хат язу традициясен яңартып җибәргән. Оештыручылар проектның киләсе елда 22 февральдә тәмамланачагын әйтте. «Безгә килгән барлык открыткаларны җыеп, аны җыентык итеп бастырырга уйлыйбыз. Шулай ук, открыткаларны, видеомөрәҗәгатьләрне @sinkaya.tatar аккаунтында карап була», — дип аңлатты Нияз Хәйруллин.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net