Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2021

«СалаваTik»лар Казанда «Татарча Чыршы бәйрәме» оештырды

0

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Василова). Бүген, 21 декабрьдә, «Әкият» курчак театрында «Татарча Чыршы бәйрәме» узды. Әлеге чарада «СалаваTik» төркеме, Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук тылсымлы урманда яшәүчеләр катнашты.

Бәйрәмгә җыелган балаларны котларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков килгән. Тамашада шулай ук «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова, «СалаваTik»ларны әзерләүче җырчы Гөлназ Гафурова да бар иде.

«Балалар алар бит могҗизага ышана. Аларның теләкләрен чынга ашыру өчен татарча Яңа ел оештырдык. Балалар өчен бәйрәмнәр күп, ә татарчасы юк. Шуңа безнең — татар журналлары чыгаручы әти-әниләрнең — мөхәррирләрнең эче поша. Шамил Садыйков балалар өчен барысына әзер. „Алар өчен берни кызганыч түгел“, — дип бу концертны оештырырга ярдәм итте», — диде Зилә Хөснетдинова

Концертта «СалаваTik»лар барлыгы 10 җыр башкарды. Һәр нәни тамашачы — «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларын укучылар — аларга кушылып биедә дә, җырлады да. Кыш бабайга үз осталыкларын күрсәткән балаларга татлы бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең махсус кунагы — җырчы Лэйна «Бермөгез» булып киенгән. 

Бәйрәмгә балалары белән татар эстрадасы җырчылары һәм татар блогерлары да килгән иде. Тамаша күңелле узды, бик кечкенә балалар да көйсезләнмичә «Салаватик»ларның хәрәкәтләрен кабатлап утырды, ә әти-әниләр балачакларына кайткан кебек булды.

«Бәйрәм бик ошады, эчтәлекле, беренче чиратта татарча булуы күңелгә шундый якын. Балалар сөенеп карап утырды. Үзебез дә балачакка кайткан кебек булдык. Киләчәктә дә шундый проектлар булсын иде. Татар телен оныттырмаска, аны үстерү өстендә эшләргә кирәк барыбызга да», — диде җырчы Лилия Муллагалиева.

«Кызык-мызык» исемле блогер Илназ Габидуллин да нәни баласы белән килгән. «Без 1,5 яшь ярымлык бала белән мондый зур чарага беренче тапкыр килдек. Беренче чиратта, бәйрәмнең татар телендә булуы бик мөһим булды. Улыбыз да бик ошатты. Дәвамлы проект булсын, оештыручыларга рәхмәт», — диде ул.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net