Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2021

Миңнеханов һәм Миллер Татарстанда йортларны газлаштыру барышы турында сөйләште

0
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты. Яклар Татарстанда участокларга кадәрге газлаштыру, шулай ук Можга — Алабуга газүткәргече икенче тармагын төзү турында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Искәртеп узыйк, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Санкт-Петербургка килде. Анда ул автомобильләрне газ белән тәэмин итә торган 10 яңа компрессор станциясен эшләтеп җибәрүдә катнашты. Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисенә республика белән компания арасында урнашкан хезмәттәшлек һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр өчен рәхмәт белдерде. «Мин эшләгән дәвердә «Газпром» һәрвакыт республикага зур ярдәм күрсәтә. Безнең барлык проектлар, бигрәк тә эре сәнәгать предприятиеләре газсыз мөмкин түгел», - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Алексей Миллер, үз чиратында, Татарстан һәрвакыт газлаштыру мәсьәләләрендә дә, түләүләр җыю өлкәсендә дә югары күрсәткечләр күрсәтә, дип искәртте. «Сез торак пунктларны тулысынча газлаштыруны һәм газ өчен түләүләрнең 100 процентын тәэмин иткән беренче төбәкләрнең берсе», - дип билгеләп үтте ул. Очрашу барышында яклар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның этаплап газлаштырып бетерү турындагы йөкләмәсен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстанда 2021-2023 елларда 876 торак пунктта 9 мең 270 йортта газ кертергә тиеш. Бу эшне тизләтү өчен Рөстәм Миңнеханов Алексей Миллерга поселокара газүткәргечләр төзүгә ярдәм итү өлешендә мөрәҗәгать итте. «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе мөрәҗәгатьне хуплады һәм бу юнәлештә эшнең киләсе елдан башланачагын билгеләп үтте. Бәяләүләр буенча республикада барлыгы 18,2 мең газлаштырып бетерү таләп итә торган 903 торак пункттагы йорт милекчеләре бар. Моннан тыш, очрашуда 85 км озынлыктагы Можга-Алабуга магистраль газүткәргеченең икенче өлешен төзү мөмкинлеге турында да сөйләштеләр. Биредә Түбән Кама, Чаллы һәм Алабуга зоналарының эре сәнәгать предприятиеләре тупланган. Бу территорияләрдә яңа эре производстволарны эшләтеп җибәрүне исәпкә алып, газны куллану якынча 2030 елга 22 млрд. куб. метрга кадәр җитәчәк. «Газпром» ГАҖ җитәкчелеге тарафыннан хупланды. Алексей Миллер шулай ук әлеге территорияне үстерүнең мөһимлегенә игътибар итте. Проект эшләре 2022 елда башланырга тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Алексей Миллерга барлык проектларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, «Газпром» ГАҖ Татарстан өчен һәрвакыт стратегик партнер булуын һәм булачагын билгеләп үтте.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net