Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2021

Хөкүмәт Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел уңаеннан чаралар планын раслады

0

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). «Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек өчен 71 чара үткәрү планы расланды. Эш Президент күрсәтмәсен үтәү йөзеннән алып барыла, ул быел язын бирелгән иде», - диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.           

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел уңаеннан Җәмигъ мәчете комплексын төзү мәсьәләсе буенча эш алып барыла. Комплекс үз эченә музей, китапханә һәм күргәзмә-лекция залларын алган булачак. Татарстан башкаласында төрле китапханә һәм фәнни учреждение фондларында саклана торган ислам кулъязма чыганакларын саклау, өйрәнү, популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү буенча фәнни үзәк төзеләчәк.

Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, үзгәрешләр башка төбәкләргә дә кагылачак. Планга шулай ук Ульяновск өлкәсендә, Түбән Новгородта, Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә узачак чаралар кертелгән.

Чаралар планына фәнни форумнар, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар оештыру, шулай ук күргәзмәләр, конкурслар үткәрү һәм басма һәм видеопродукция җитештерү дә кергән. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, Идел буе Болгар дәүләте тарихы Россия һәм аның халкы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Планга кертелгән чаралар Россиянең уникальлеген күрсәтергә ярдәм итәчәк, анда Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәнияте тыгыз үрелгән.

«Планлаштырылган чараларның кайберләре гомумфедераль әһәмияткә генә түгел, ә халыкара әһәмияткә дә ия, дип өстәде республика җитәкчесе. - Алар арасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге катнашында „Россия - Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеме утырышы, „Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit“халыкара икътисади саммиты бар». 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net