Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча янә антирекорд куелды
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча (179 кеше) янә антирекорд теркәлде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «36 кеше хастаханәгә озатылган, 143 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 97, Чаллыда – 24, Түбән Кама районында 12 очрак ачыкланган. Республиканың барлыгы 24 муниципалитетында коронавирус очраклары теркәлгән. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 30 771 очрагы рәсми рәвештә расланган, 25 305 кеше (шуларның 70е – узган тәүлектә) терелгән. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, тулаем алганда Россия күләмендә дә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча яңа тәүлеклек максимум теркәлде.