Алабуга районы авыллары мәчетләрендә балалар өчен Ислам дине нигезләре укытыла
(Алабуга, 25 октябрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга районының Морт һәм Дөм-Дөм авыллары мәчетләрендә балалар өчен Ислам дине нигезләре буенча дәресләр оештырыла. Үсеп килүче яшь буыныбызга дини тәрбия бирү мәсьәләсе бүгенге көндә иң мөһим урын алып тора. Әхлакый тәрбия бирү һәм ислам дине турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан, балалар өчен Ислам дине нигезләре буенча дәресләр оештырыла да инде. Кайберәүләр мондый эшчәнлекне ничектер берьяклы, бәлки, ялыктыргыч итеп тә күз алдына китерәдер, әмма балаларга белем бирүчеләр белән аралашканнан соң, моның алай түгел икәнлегенә инанасың. Дөм-Дөм авылында Ислам дине нигезләрен Рәхилә Шәкерт кызы Әмирханова белән Ләлә Әнәс кызы Галиева укыта. «Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов укучылары без. Бик зур рәхмәт аңа, ике ел атна саен мәчеткә килеп безне укытып йөрде, ул вакытта унбишләп кеше белем алды», — дип сүзен башлады Ләлә ханым. Авылларда яшьләр саны елдан-елдан ел кими. Балалар аз булу сәбәпле, дәресләргә дә йөрүчеләр күп түгел. Әмма иң мөһиме — балалар бирегә бик теләп йөри. Дәресләр атнага бер тапкыр үтә. «Былтыр гарәп графикасын өйрәттек, быел укый башлыйбыз. Дәресләр тәмамлангач, бергәләп чәй эчәбез. Шул мөмкинлектән файдаланып, табын әдәпләрен искә төшереп торабыз. Ашар алдыннан ни дияргә, ашап бетергәч нинди дога укып, торып китәргә. Дини бәйрәмнәр оештырабыз, төрле чараларда катнашабыз. Әле шушы көннәрдә генә Мәүлид бәйрәме оештырдык, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең тормыш юлын искә алдык, салаватлар әйттек», — дип сөйләде ул. Төрле догаларны, гарәп хәрефләрен, ислам нигезләрен өйрәнүдән тыш, балалар хәрәкәтле уеннарда, бәйгеләрдә көч сынаша һәм өмәләрдә катнаша.