Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2021

Рәфыйк Мөхәммәтшин Төркия университетында Россиядә җәдитчелек тарихы турында сөйләде

0
(Истанбул, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Төркиянең Анкара университеты һәм Үзбәкстанның Мирза Улугбәк исемендәге милли югары уку йорты оештырган «Халыкара төркичелек тикшеренүләре, 2021 ел: төрки җәдитчелек» дигән халыкара симпозиумда чыгыш ясады. Фәнни җыенда Рәфыйк Мөхәммәтшин «Россиядә җәдитчелек хәрәкәте: тарихы һәм бүгенге хәле» темасын яктыртты. Ул татар халкының революциягә кадәрге чорда дөньяви белемнәрне җәдитчә укытучы мәдрәсәләрдә алуын, җәдитчелек хәрәкәтенең мәгънәсе һәм бүгенге көндәге әһәмиятенә кагылышлы фикерләрен җиткерде. «Революциягә кадәр булган җәдитче уку йортларын бүгенге заманда, әлбәттә, торгызып булмый, ләкин Ислам яңарышы, Ислам мәгърифәте дигәндә җәдитчелек принципларын алга сөрәбез», — дип сөйләде ул. Халыкара симпозиум 21-24 сентябрь көннәрендә интернет киңлекләрендә онлайн үткәрелә. Дүрт көнлек җыенда чыгышлар Йосыф Акчура, Зәки Вәлиди Тоган, Исмәгыйль Гаспралы, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэттин Фәхретдин, Муса Ярулла Биги һ.б. исемендәге уннан артык секциядә тәкъдим ителәчәк. Гыйльми җыенның алдагы көннәрендә Татарстаннан Диләрә Усманова (КФУ), Фәрит Шәкүров (КФУ), Ләйлә Алмазова (КФУ), Ильяс Мифтахов, Сөләйман Рәхимов, Рәфилә Гыймазова (КФУ) кебек галимнәрнең дә доклад укулары көтелә. Идел-Урал төбәгендәге җәдитчелек мәсьәләләре хакында төрек галимнәре, Әгәй университететы профессоры Мостафа Өнәр, Мимар Синан университеты профессоры Исмәгыйль Түркоглу һәм җәмәгать эшлеклесе Эрол Җиһангир да чыгыш ясаячаклар. Бүгенге симпозиумның «Исмәгыйль Гаспралы һәм „Тәрҗеман“» секциясендә Казан федераль университеты галиме Айдар Хәбетдинов «XIX гасырның ахыры– XX гасырның беренче чирегендә Идел-Урал төбәге мөселманнарының сәяси-хокукый доктрина буларак җәдитчелеге» темасына доклад укыды. Халыкара җыен төрки дөньяның җәдитче зыялылары истәлегенә һәм Үзбәкстан Республикасының төзелүенә 30 ел тулу хөрмәтенә багышланган. Җыен Анкара университеты Тел, тарих-география факультеты чордаш төрки телләр һәм дәбиятлары бүлеге һәм Мирза Улугбәк исемендәге университетның коммуникация факультеты Үзбәк теле һәм әдәбияты бүлеге тарафыннан оештырылган.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net