Татар китабы йорты балаларны әкият карарга чакыра
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татар китабы йортында балалар өчен «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән чара узачак. Монда балалар өчен интерактив уен элементлары, кызыклы экскурсия, үзенчәлекле мастер-класс тәкъдим ителә, диелә Татар китабы йортының Инстаграмдагы битендә. Моннан тыш кунаклар ҖәвидТәрҗемановның «Шуктуган» әкиятендә тасвирланган Тук-Тук бабай белән Шуктуган маҗаралары белән танышачак. Балалар өчен керү бушлай булачак, диелә хәбәрдә.